Язмыш Сынавы Зифа Кадырова скачать

      Комментарии к записи Язмыш Сынавы Зифа Кадырова скачать отключены

Уважаемый гость, на данной странице Вам доступен материал по теме: Язмыш Сынавы Зифа Кадырова скачать. Скачивание возможно на компьютер и телефон через торрент, а также сервер загрузок по ссылке ниже. Рекомендуем также другие статьи из категории «Файлы».

Язмыш Сынавы Зифа Кадырова скачать.rar
Закачек 1944
Средняя скорость 3021 Kb/s

Язмыш Сынавы Зифа Кадырова скачать

Зифа кадырова язмыш сынавы читать онлайн, драйвер для sven gx-970 gaming black usb, acdsee 15 keygen, методика некст фокус, золотой компас 2 чудесный нож скачать торрент Язмыш сынавы зифа кадырова читать онлайн бесплатно — компьютерная инди-забава в жанре песочницы с веществами симулятора выживания и открытым миром, язмыш сынавы зифа кадырова читать онлайн Сейчас Вы можете много где узнать про зифа кадырова язмыш сынавы читать, но столь огромное количество уникальных фактов есть только у нас! Книга Язмыш сынавы» Зифа Кадырова, АО «ТАТМЕДИА» «ПИК «Идел-Пресс»», 2015 г. Рейтинг книги 5.0 из 5 (3 читателя) Сейчас Вы можете много где узнать про зифа кадырова язмыш сынавы читать бесплатно онлайн вк, но столь огромное количество уникальных фактов есть

Сейчас Вы можете много где узнать про зифа кадырова язмыш сынавы читать онлайн бесплатно, но столь огромное количество уникальных фактов есть только у Сейчас Вы можете много где узнать про зифа кадырова язмыш сынавы читать pdf, но столь огромное количество уникальных фактов есть только у нас! язмыш сынавы зифа кадырова читать онлайн А читать начала роман Зифы Кадыровой `Сагынырсын, мин булмам` и на одном дыхании, переживая с героями их судьбу. Мина Зифа Кадыйрованын `Язмыш сынавы`

Чаллы театрында Зифа Кадыйрованың “Язмыш сынавы” повесте буенча әзерләнгән спектакльнең премьерасы узды.

Әмма аны театрның баш режиссеры түгел, ә Камал артисты Илдар Хәйруллин сәхнәләштерде. Ул бу эшкә кызык өчен алынган, моңарчы Зифа Кадыйрова әсәрләре белән таныш та булмаган, “мин башка төрле әдәбият укыйм”, ди ул. Тамашачы спектакльне искиткеч яхшы кабул итте, хатын-кызлар белән беррәттән ирләр дә елый-елый карады.

“Ник спектакль куймыйлар, кино төшермиләр?”

Повестьне театр теленә күчереп, инсценировканы шагыйрь, драматург Ркаил Зәйдулла әзерләгән. Алай гына да түгел, ул аны өч тапкыр кире язган. Спектакльне сәхнәгә кую 380 мең сумга төшкән, иң күп чыгым Саранскида эшләнгән “йолдызлы күк” декорациясенә киткән, бәясе – 200 мең сум.

Театр директоры Рашат Фәйзерахманов әйтүенчә, Зифа Кадыйрованың “Язмыш сынавы”н сәхнәгә чыгаруларын тамашачы берничә ел буе сораган. Ниһаять, теләкләре кабул булган.
Язучы “ШК”га сөйләгәнчә, үзенең 50 яшьлек юбилеен Чаллы театрында үткәргәндә, артистлар “Язмыш сынавы”ннан 15 минутлык өзек куйган. Халык моның белән генә канәгатьләнеп калмыйча, әсәрне тулаем әзерләүләрен, чын мәгънәсендә, таләп иткән. Очрашуларга баргач, халык Зифа ханымнан, әсәрләрегез буенча нишләп кино төшермиләр, спектакль куймыйлар, дип сорый икән. Ул болай да китап чыгару өчен ничәмә-ничә кредит алган, инде үз акчасына кино да төшерә башласа…

Хәтерләсәгез, “Яңа гасыр” телеканалы берничә ел элек Зифа Кадыйрованың “Сагынырсың – мин булмам” әсәре буенча фильм чыгарырга әзерләнеп, зурлап кастинг та үткәрде. Әмма акча таба алмау сәбәпле, проектны тормышка ашырмыйча калдырдылар.
Чаллы театрында спектакльне гыйнвар башында эшли башлаганнар да ике ай эчендә әзерләп тә бетергәннәр. Театр директоры әйтүенчә, “Язмыш сынавы”н сәхнәләштерү турында Илдар Хәйруллин белән бер ел алдан сөйләшенеп куелган булган. Ә театрның үз режиссеры Фаил Ибраһимов бу вакытта Антон Чеховның “Дядя Ваня” белән Айгөл Әхмәтгалиеваның “Ул бит кичә иде” әсәрләрен әзерләгән.

– Мин театрда ун елга якын эшлим. Бер спектакльгә дә билетларның бер ай алдан сатылганы булмады. Апрельдә күрсәтеләчәк 12 спектакльнең ике-өчесенә генә билет калды. Гаҗәеп хәл! Халык, беренче чиратта, Илдар Хәйруллин белән Ркаил Зәйдулла булганга түгел, Зифа Кадыйрова исеменә килә. Авылыма кайтып, китапханәгә кергәч, “Язмыш сынавы” китабы күрсәттеләр. Өстеннән трактор белән йөргәннәрмени? Китап кулдан-кулга йөреп идән чүпрәгенә әйләнеп беткән. Зифа Кадыйрова, чын мәгънәсендә, халык язучысы, – диде Рашат әфәнде.

“Ахыры белән килешеп булмый…”

Бу урында спектакльнең эчтәлеген бәян итәргә кирәктер. Таһирны армиягә озатканда, 15 яшьлек Әлфия аны көтәргә сүз бирә. Егет армиядән кайткач ук, яшьләр өйләнешә. Әмма Таһирга Мөнирә дә күз атып йөргән була. Әлфия белән Таһирның туйларында дуслары Илдус икенче көнне берни хәтерләмәслек булып эчә. Мөнирә аны шул төнне үзләренә алып кайта да икенче көнне Илдус мине көчләде, дип нахак сүз тарата. Егет аңа өйләнергә мәҗбүр була, яшьләр шәһәргә күченә. Илдус белән Мөнирәнең гарип балалары туып, берничә елдан үлеп китә, егет эчкечегә әйләнә. Мөнирә уйнаштан тагын бер бала алып кайта, үзе идән юучы булып эшли.

Әлфия белән Таһирның өйләнешүләренә 10 ел тулу хөрмәтенә (аларның ике баласы була), Таһир Илдусны мәҗлескә чакыра. Икесе бергә авылга кайтып төшәләр. Таһир, багана башына менеп, тереләй янып үлә. Әлфия тирән кайгыга батып, озак вакыт хастаханәдә ятып чыга. Мәскәүдә яшәүче апасы аны өшкерүче карчык янына алып бара, ул Әлфияне аякка бастыра, Мөнирәнең тупса астына бозым салганын әйтә. Әлфиянең хәлен рәтләнә, бозымны табып, аны күмеп куя, үзе дә өшкерә башлый. Берзаман ул шәһәрдә Илдусны очратып, аны үзләренә авылга алып кайта. Мөнирә Әлфия янына килеп, бозым ясаганын әйтә, гафу үтенә. Ахырда Әлфия җан биреп, күкләрдә Таһирның җаны белән күрешә.
Зифа Кадыйрова спектакльдә кайбер урыннарны тулыландыру яклы. Әсәр белән спектакль арасында аерма күп.

– Ахыры белән һич кенә дә килешеп булмый. Дөрес, режиссерның, инсценировка ясаучының үз карашы. Театр мин аңлый торган өлкә түгел әле, шулай да күп әйберләрне көчәйтергә кирәк. Миңа һәр герой кадерле. Илдус эчкече булса да, мин аны күтәрәм бит, аны ялгыз калдырасым килми, ул Әлфияне яратканга гына яшәп тора. Ә Әлфия үлгәч, аның белән ни булыр? – ди язучы.
Премьераны караган Буа театры директоры Раил Садриев та спектакльнең финалы белән килешми.
– Милләтебезнең халәтенә туры килә торган спектакль бу. Өшкерүче карчык Әлфиягә “син киләчәктә илаһи бер көчкә ия булып, кешеләрне дәваларга тиеш”, ди. Ә баш героиня тота да китеп бара. Голливуд фильмнарындагы сыман өмет калдырырга кирәк.

Бүгенге яшьләрне һәм олыларны күзәтәм. Олылар миңа телевизордан күргән нәрсәләрне, Сириядәге хәлләрне сөйли. Телевизор сүзен сөйләмичә, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашучы нурлы йөзле картлар юк бүген.
– Артистларның сәхнә осталыгына нинди бәя бирә аласыз? – дим.
– О-о, баш героиня мине шаккатырды, татар сәхнәсендә мондый актрисаны күптән күргәнем юк. Ул зур ачыш. Фаина Раневская әйтмешли, сәхнәдә уйнарга кирәкми, яшәргә кирәк. Бу актриса яшәде. Афәрин аңа! – дип югары бәя бирде Садриев.

Баш героиня – Индира Маликованың уйнавы Зифа ханымга да ошаган. Спектакльдә катнашкан сигез артистның дүртесе, шул исәптән Индира – Илдар Хәйруллин шәкертләре.

Зифа Кадыйрова тамашачыны ярыктан күзәтеп утырган

Зифа ханым тугыз ел эчендә биш китап чыгарган, “Язмыш сынавы” – икенчесе. Әсәрдәге барлык геройлары тормыштан алынган.
– Җиде-сигез элек Тукай районында Таһир исемле егетнең багана башына менеп янып үлгәнен сөйләделәр. Ишеткән көнне үк кайттым да яздым. Яшь, ике баласы булганын гына беләм, калган бернәрсәдән дә хәбәрдар түгелмен. Әлфия кебек күрәзә сәләтенә ия булган кеше дә бар. Геройларны миңа Ходай Тәгалә вакыт-вакыт үзе китереп куя да, алар әсәргә кереп китә. Без бит алар белән яшәмәгән, уй-хисләрен дә белмибез, шуңа күрә геройларга хис-тойгыларны язучы үзе бирә, – дип сөйләде Зифа Кадыйрова.
Премьерадан соң халык язучыны көчле алкышларга күмде.

– Спектакльнең уңышлы килеп чыгуы минем казаныш түгел, артистларның тырышлыгы. Чаллыда бер артистыбызның концертында чәчәк чыгаргач, ул: “менә бу – Зифа Кадыйрова” дигәч, халык тотынды алкышларга, өч тапкыр торып баш ияргә туры килде. Концертларда үземне башкаларның алкышларын урлаган кебек хис итәм. Телевизорга да керергә яратмыйм, урамда болай да бөтен этләр таный инде, – диде әңгәмәдәшем.

Премьерага килүчеләр арасында педагогия көллияте студентлары Алисә Федотова, Гүзәл Садыйкова һәм Чулпан Билалова да бар иде. Өчесе дә спектакльне елый-елый караган. Ахырда Чулпанның хәтта тамаша залыннан чыгып китәсе килгән – сәхнәдәге хәлләргә йөрәге түзми башлаган.
– “Язмыш сынавы”н өч тапкыр укып чыктык. Бөтен авырлыкларга түзәргә кирәклеген аңладык. Бик көчле спектакль. Билетларны февраль башында ук алып куйдык, – дип сөйләде кызлар.

Зифа ханымның иптәш хатыны театрга ике улын, ике киленен, ике кызын алып килгән. Спектакльне тамаша кылырга Зәйдән үк килделәр.
– Алабугадан килгән бер татар хатыны туган телендә әллә ни сөйләшми, татарча спектакльгә беренче генә килүе икән. “Бу әсәрне карагач, башка татар спектакльләренә дә йөрисем килә башлады”, – диде. Спектакль барган вакытта бер егет апрель аена билетлар алырга керде дә, “бүген дә карыйсыңмы, бер билетым бар”, дидем. Ул керде. Ишек ярыгыннан егетнең спектакльне ничек бирелеп караганын күреп, аның өчен борчылдым. Улым да: “Бөтен нәрсә шәп булды”, – диде. Балаларым өчен нинди дә булса матур истәлек калдырырга кирәк, дип йөри идем. Әсәрләремнең шушы истәлек икәнлеген соңыннан гына аңладым, – диде язучы.

Зифа Кадыйрова премьера спектаклен карамыйча, фоейда утырды. “Генераль репетициядә карадым инде, бүтән елыйсым килми”, – диде ул.


Статьи по теме